Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Сүндерелмәгән тәмәке аркасында Яшел Үзәндә янгын чыккан

Сүндерелмәгән тәмәке Татарстанда янгын чыгаруга сәбәп булган, анда 88 яшьлек ир-ат зыян күргән.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, янгын Яшел Үзәннең Гоголь урамындагы биш катлы йортта булган. Сүндерелмәгән тәмәкедән башланган ут әйберләргә күчеп, 10 квадрат метр мәйданда таралган.

Килеп җиткән өч төркем янгын сүндерүче 88 яшьлек ир-атны коткарган. Тәненең 70% өлешендә 2нче һәм 3нче дәрәҗә пешү белән ул Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенә госпитализацияләнгән.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев