Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Созвездие-Йолдызлык» – яшь талантларның ел вакыйгасы старт алды: 1500дән артык бала үз сәләтен күрсәтте

Иҗат дөньясында кайнап яшәүче балалар өчен көтеп алынган мизгел җитте: яз белән ел вакыйгасы – «Созвездие-Йолдызлык» телевизион фестивале старт ала. Бу фестиваль яшь талантларга үз осталыкларын күрсәтү, сәхнә тәҗрибәсе туплау һәм профессиональ жюри бәяләмәсе алу мөмкинлеге бирә.

Алия Гаязова фото/видеолары, «ЯҮ»

– Безнең максат – балаларда иҗатка мәхәббәт тәрбияләү, талантларын үстерү. Катнашучы һәр балага уңышлар телибез! Бу фестивальдә яңа йолдызлар кабынып, иҗат дөньясында якты йолдыз булып балкыр дип ыша­набыз. Аерым рәхмәтебез Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, ТР Яшьләр эшләре министрлыгына һәм әлбәттә, МХОда хезмәт итүче егетләребезгә. Аларның ярдәме белән без тыныч тормышта яшәп, шундый матур бәйгеләр үткәрә алабыз, – дип, фестиваль ачылышы тантанасында теләкләрен җиткерде Яшел Үзән районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Нигъмәтуллин.

Татарстанда Республика Рәисе Рөс­тәм Миңнеханов игълан иткән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында фестивальнең төп темасы – Ватанны саклаучыларның батырлыгы. Сугыш­тагы каһарманлык, тылдагы түземлек, җиңү өчен аяусыз көрәш балаларыбыз, яшьләребез чыгышында ачык күренде. Кайберләрен караганда һәм тыңлаганда күзгә ирексездән яшь тамчылары җыелды, тәннәр чымырдады. Фестивальдә катнашучылар «Хореография», «Вокал», «Конферанс» номинацияләрендә профессиональ жюри тарафыннан бәяләнде һәм конкурсантлар иҗади үсеш өчен кирәкле киңәшләр алды. Ике көн барган сайлап алу турында барлыгы 1500дән артык бала катнашты. Иң-иңнәре галаконцертта бүләкләнеп, Казанда узачак суперфиналга юллама алды.

«Созвездие-Йолдызлык» – балаларга иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирүче иң зур мәйданчык, һәм хореография белән мавыгучы кызларның әнисе буларак, моны мин үзем дә ях­шы аңлыйм. Бу республиканың иң дәрәҗәле фестивальләренең берсенә әзерлек ел әйләнәсе дәвам итә. Биредә һәр бала иҗади сәләтен күрсәтә һәм дөньяга яңача карарга өйрәнә. Әйе, киләчәктә һәркем биюче дә, җырчы да булмас. Әмма «Йолдызлык» тәрбиясе, шунда алган хис-кичерешләр йөрәк түрләрендә гомер буе сакланачагына иманым камил. Мондагы тәэсирләрне онытырлык түгел.

ФЕСТИВАЛЬНЕҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ:

  • «Созвездие-Йолдызлык» фестивале Татарстанда 2000 елдан бирле оештырыла.
  • Телевизион трансляцияләр ярдәмендә катнашучыларның чыгышлары дистә меңләрчә тамашачыга күрсәтелә.
  • Мастер-класслар, профессиональ педагоглардан осталык дәресләре бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев