«Содружество» ППК шәһәр яны поездлары хәрәкәте графигы кышкы чорга күчү һәм пассажирлар агымының сезонлы кимүе белән бәйле рәвештә үзгәрәчәк
1 октябрьдән: Казан — Вятка Аланы шәһәр яны поездлары маршрутлары кыскартылачак. Состав Кукмарага кадәр йөриячәк.
Кире юнәлештә 6425нче электричка җибәреләчәк.
2 октябрьдән:
6001нче Казан — Свияжск, 6440нчы Казан — Арча (дүшәмбедән җомгага кадәр) һәм 6431нче Арча — Казан (дүшәмбедән җомгага кадәр) шәһәр яны поездлары расписаниедән чыгарыла.
Көн саен йөрүче 6434нче Казан — Арча шәһәр яны поезды билгеләнә, кузгалып китү 13:14 сәгатьтә, килү 14:52 сәгатьтә планлаштырыла.
7 октябрьдән:
6301нче Казан — Төрләмә һәм 6306нчы Төрләмә — Казан составы Свияжск станциясенә кадәр һәм аннан йөриячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев