«Слово пацана» сериалы белән илһамланып, гимназиянең 5 сыйныф укучылары сугыш оештырган
Укучылары сугышкан Казанның 155нче гимназиясендә гомуми мәктәп ата-аналар җыелышы узарга тиеш.
5нче сыйныф укучылары, «Слово пацана» сериалы белән илһамланып, урамда кече сыйныф укучыларыннан хоккей таякларын тартып ала, ә аннары аларны кыйный. Нәтиҗәдә, балаларның берсенә таяк белән сугудан башы шеш чыккан. Икенче көнне гимназия директоры Наил Фазылов әлеге хәлне оештыручылар һәм аларның әти-әниләре белән очрашты.
Соңрак балалар шулай ук полиция бүлегендә зыян күргән башлангыч сыйныф укучылары белән бергә була. Нәтиҗәдә, алдан һөҗүм иткән 5нче сыйныф укучыларын балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә исәпкә куйдылар.
Шул ук вакытта, дүшәмбе, 18 декабрьдә, уку йортында гомуми мәктәп ата-аналар җыелышы узарга тиеш, анда укучылар да катнашачак. Аерым алганда, сериал геройларыннан үрнәк алырга кирәкми дигән профилактик әңгәмә планлаштырыла.
Чыганак:Типичный Зеленодольск
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев