Синоптиклар татарстанлыларны көчле җил хакында кисәтә
Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.
Иртәгә, 14 июньдә, көндез һәм кичен Татарстан территориясендә һәм Казанда төньяк-көнбатыштан көчле җил исүе көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.
Моңа кадәр Төнлә Татарстанда температура -1 градуска кадәр түбәнәячеге хакында хәбәр иткән идек.
Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев