Синоптик россиялеләргә "Европа" кышын вәгъдә итә
Киләсе кышта һава торышы җылы сценарий буенча булачак. Әйтик, декабрь аеннан февральгә кадәр ил буенча температура нормадан ике градуска югарырак булачак.
Явым-төшемнәр саны буенча 2021/2022 кышы күпьеллык күрсәткечләр дәрәҗәсендә булачак. Шулай итеп, бу айларда һава торышын Европа белән чагыштырырга мөмкин.
«Минемчә, бу кыш йомшак булыр. Асылда, үзенә күрә уңайлы, салкын да түгел, бик җылы да, ә Европа кышын хәтерләтәчәк», - дип сөйләде «Фобос» һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковец.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев