СИБУР предприятиеләре Татарстанда I яртыеллыкта производстволарны 6% арттырды
2026 елның гыйнвар-июнендә СИБУРның Татарстандагы предприятиеләре узган елның шушы чоры белән чагыштырганда продукция җитештерү күләмен 6% ка арттырып, 2,19 млн тоннага җиткерде.
«Нижнекамскнефтехим» 1,59 млн тонна (үсеш 6,4%), «Казаньоргсинтез» 600 мең тонна (үсеш 3,8%) товар продукциясе чыгарды.
Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, компания республикадагы системалы предприятиеләрнең тотрыклылыгын саклый һәм эре инвестиция программасын дәвам итә.
СИБУР 2028 елга кадәр нефтехимия куәтләренә 600 млрд сум инвестиция кертә. 2025 елда Татарстандагы активларын үстерүгә 148 млрд сум юнәлтелгән (республиканың нефтехимия тармагындагы гомуми инвестицияләрнең 46%).
2025 елда предприятиеләрдә 750 яңа эш урыны булдырылган, 2028 елга аларның саны 3000гә җитәчәк.
Үсешнең төп драйверы – 2025 елда Түбән Камада эшләтеп җибәрелгән ЭП-600 комплексы. Ул инде 1,2 млн тоннадан артык продукция биргән. Предприятиеләр арасында кооперация дә арта: «Казаньоргсинтез»да этилен куллану 22% ка үскән.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев