Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Сергей Безруков Казанга һәм Татарстанга мәхәббәтен белдерде

Бүген Россиянең халык артисты, театр һәм кино актеры, режиссер Сергей Безруков Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласына һәм республикага мәхәббәтен белдереп чыгыш ясады.

«Мин Татарстанда булуыма бик шат. Мин, чынлап, әле дә Татарстанның халык артисты исемен алмаганга хәйран калам. Якында гына, Башкортстанда, миңа халык артисты исемен бирделәр. Татарстанда әлегә юк», – дип шаяртты актер.

Безруков Россиянең барлык төбәкләрендә дә аны яхшы каршы алуларын, ләкин Татарстан аеруча кунакчыллыгы белән аерылып торганын өстәде.

«Ничектер үз тормышымда шулай эшләдем, бөтен җиргә килгәндә мине күреп шатланалар. Әмма Казанда бигрәк тә. Шуңа күрә мин Казанга һәм Татарстанга булган мәхәббәтемне зур канәгатьлек белән белдерәм. Һәм монда тагын да ешрак килермен дип өметләнәм», - дип йомгаклады сүзләрен Безруков.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев