Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Сарык алырга килгәч, безгә кечкенә бәрәннәрне генә сайларга рөхсәт ителде. Зурлары, мөгаен, байрак мөселманнарга әзерләнгән...»

Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.

Күптән түгел генә мөселман халкының изге бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете узып китте. Әмма йөрәкне якты хисләр генә җылытмый, ә күңелне әрнетеп торган хәлләр дә булды. Ел саен бәрәннәргә Яшел Үзән мәчетендә заказ бирәбез. Быел бәяне 14 мең сум дип игълан иттеләр һәм акча җыя башладык. Казанда яшәүче туганнарыбыз сездә ник алай кыйммәт икән, дип гаҗәпләнде. Аларда бәя, авырлыгына карап, 10нан 13 мең сумга кадәр икән. Соңрак ачыкланганча, безнең сарык бәясе, бәйрәмгә ике көн кала, 15 меңгә күтәрелде. Ярар, без бу сумманы түләрлек хәлдә, ә күршебез Саимә апа бу хәбәрне ишетеп, «аһ» килде. Инде вакыт та аз калгач: «Ярар, инде ниятләдем, кире кагып булмый, бу айда ач торырмын», – дип әйтеп куймасынмы! Димәк, сарыкка иң югары бәя безнең шәһәрдә. Алай гына да түгел, сарык алырга килгәч, безгә кечкенә бәрәннәрне генә сайларга рөхсәт ителде. Зурлары, мөгаен, байрак мөселманнарга әзерләнгән. Бик тә күңелне әрнеткән күренеш булды бу. Әле дә ниндидер төер калды. Изге бәйрәм вакытында мәчеттә шундый хәлләр хөкем сөрә икән, нинди гаделлек һәм саф вөҗдан турында сүз бара ала? Хәзрәтләребез моның турында беләме икән? Киләсе елга бу мәсьәләне контрольгә алсыннар, кечерәкләре арзанрак булсын иде.

 

«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хат.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев