Салым органнарына 4 миллион сумнан артык бурычы җыелган машина йөртүче тоткарланды
Казанда салым түләүдән качкан автомобиль йөртүче тотылган. Ул дәүләткә 4 миллион сумнан артык акча бурычлы.
Казан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, хокук бозучыны ЮХИДИ һәм ФССП берлектәге рейд вакытында, штрафларны түләүдән качкан машина йөртүчеләрне ачыклау барышында тотканнар. 47 яшьлек җирле кешене тикшерү вакытында юл штрафлары буенча бурычлар күләме 45 мең сум тәшкил иткәне ачыкланган. Шул ук вакытта автомобиль йөртүче башка тсалымнарны дә түләмәгән, нәтиҗәдә 4 миллион сумнан артык бурыч җыелган.
Машина махсус штраф тукталышына куелган.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев