2026 елның 15 сентябреннән 6 октябренә кадәр Россиядә Бөтенроссия махсус «Сәламәтлек диктанты – 2026» проектының өченче, быелгы соңгы этабы узачак. Темасы – «Гаджетларны рациональ куллану». Трек Федераль дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелек көненә багышланган. Ул ел саен 15 сентябрьдә билгеләп үтелә.
Өченче трек цифрлы гигиенага багышлана: экран һәрвакыт кул астында булган дөньяда күрүне, гәүдә килешен, игътибарны һәм нерв системасын ничек саклап калырга?
Акциядә катнашучылар түбәндәгеләрне беләчәк:
- экраннарның тискәре йогынтысыннан күзләрне ничек сакларга;
- «20–20–20 кагыйдәсе» нәрсә ул һәм ул ни өчен эшли;
- күзләрдән мониторга кадәр минималь ераклык нинди булырга тиеш;
- ноутбук артында озак эшләгәндә өстәмә клавиатура ни өчен кирәк;
- «текст муены» нәрсә ул һәм аннан ничек котылырга;
- балалар һәм өлкәннәр өчен оптималь экран вакыты нинди;
- цифрлы бәйлелекне һәм «фантом тибрәнүне» ничек танырга;
- гаджетлар йокыга, ашкайнатуга һәм акыл эшчәнлегенә ничек тәэсир итә.
Диктант 20 сораудан тора, һәр сорауга 4 җавап варианты бирелә. Бер дөрес җавапны сайларга кирәк. Белем җитмәсә, намус белән «белмим» дип җавап бирергә мөмкин. Материаллар мәктәп укучылары, студентлар, педагоглар, әти-әниләр һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен җайлаштырылган. Катнашучыларның яше 7 яшьтән башлана.
Нет комментариев