«РОСТКИ» форумына волонтерлар җыю башланды
«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» Халыкара форумына волонтерлар җыю башланды.
Бу хакта Яшьләр дипломатиясе академиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Академия форум өчен волонтерлар корпусын әзерләүне дүртенче сезон рәттән алып бара.
Чара 2026 елның августында Казанның «Казан Экспо» мәйданчыгында узачак һәм Россия төбәкләре белән Кытай провинцияләре вәкилләрен җыячак.
«Төрле илләрдән килгән кунаклар янында эшләп, яшьләр халыкара хезмәттәшлекнең эчтән ничек корылуын күрәләр, үзләрен төрле рольләрдә – делегацияләрне озатудан алып медиага кадәр сынап карыйлар һәм тышкы бәйләнешләр өлкәсенең ничек оешканлыгын аңлыйлар. Күпләр өчен бу һөнәри старт ноктасына әверелә һәм киләчәк юлны аңлы рәвештә сайларга ярдәм итә», – дип сөйләде Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дильбәр Садыйкова.
Форумга төрле участокларга ярдәмчеләр кирәк: заллар администраторлары, мәгълүмат бирү хезмәткәрләре, теркәү һәм кунакларны навигацияләү буенча белгечләр, атташелар, логистлар, медиа юнәлеш вәкилләре һәм башкалар.
Команданың барлык катнашучыларын оештыручылар туклану һәм фирма киеме белән тәэмин итә, ә иң мөһиме – зур халыкара чарада катнашу мөмкинлеген тәкъдим итә.
Волонтерлар 16 яшьтән өлкән, ирекле эш тәҗрибәсе булган, форум көннәрендә Казанда булачак яшьләр була ала. Кайбер белгечлекләр өчен кытай телен белү өстенлек булачак. Һәр кандидатны онлайн-әңгәмә көтә.
Гаризалар 25 июльгә кадәр кабул ителә. Казанга кадәр юл чыгымнары һәм яшәү урыны волонтерларның үз хисабына кала, ә эш графигы сайланган эш участогына бәйле.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев