Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортындагы киңәшмәдә 5 октябрьдән республиканың барлык мәгариф һәм медицина учреждениеләренә җылылык керергә тиешлеген белдерде.
Фото: Рәмис Насыйров / rais.tatarstan.ru
Рәис авария-диспетчерлык хезмәтләрен һәм ремонт бригадаларын тәүлек әйләнәсе эш режимына күчерергә, аварияләрне бетерү өчен кирәкле матди-техник ресурслар запасларын булдырырга һәм һәр торак кешенең мөрәҗәгатенә оператив җавап бирергә йөкләмә бирде.
Моннан тыш, Татарстан Рәисе юл челтәрен бозга каршы материаллар белән тәэмин итәргә кушты.
Киңәшмәнең тагын бер темасы җылыту приборларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы булды. Рөстәм Миңнеханов үткән җылыту сезонында Татарстанда 1800нән артык янгын чыкканнын, алар нәтиҗәсендә 98 кешенең һәлак булганын, тагын 205 кешенең җәрәхәт алганын искә төшерде.
ТР Рәисе билгеләп үткәнчә, мондый вакыйгаларның төп сәбәбе — җиһазларны техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Ул халык белән җылыту приборларын һәм газ җиһазларын куркынычсыз куллану, шулай ук вентиляция таләпләрен үтәү кирәклеге турында мәгълүмати-аңлату эше үткәрергә йөкләмә бирде.
ТНВ
Нет комментариев