Рөстәм Миңнеханов: Казан көннәре Татарстан һәм Беларусия дуслыгын ныгыта
Минскида Казан көннәре уза.
Программада – «Тәмле Казан» гастрономия фестивале, мастер-класслар, татарстан осталары һәм ремесленниклар продукциясе белән ярминкә, шулай ук бай мәдәни һәм музыкаль программа. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең МАКС каналында белдерде.
«Моның барысы да мәдәни алмашуны көчәйтүгә һәм дуслыкны ныгытуга ярдәм итә!» – дип өстәде республика лидеры.
Миңнеханов мондый чаралар мәдәни бәйләнешләрне үстерү һәм ныгыту өчен зур әһәмияткә ия икәнен ассызыклады. Аның сүзләренчә, өч көн дәвамында Минск халкы һәм шәһәр кунаклары татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм милли кухнясы белән таныша, шулай ук уеннарда һәм мастер-классларда катнаша.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев