Рөстәм Миңнеханов катнашында Ozon логистика үзәгенең өченче чираты гамәлгә кертелде
Бүген республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында «Яшел Үзән» сәнәгать паркы иң эре резидентларының берсе – Ozon логистика үзәгенең өченче чиратын гамәлгә керттеләр.
Россия ВЭБна, шәхсән Ирина Владимировна Макиевнага, «Ромекс-Кубань», «Ozon» компанияләренә хезмәттәшлеге һәм безнең җитештерүчеләргә, эшмәкәрләргә үсеш алу мөмкинлеге бирүләре өчен рәхмәтемне белдерәм.
Бүгенге көндә логистик хабта бер үк вакытта төрле категорияләрдәге 17 млн товар урнаштырылырга мөмкин. Складның өченче чираты тулы көченә эшли башлагач, сатып алучылар тәүлегенә 620 мең товар ала алачак.
Мәйданы 85 мең кв. м. булган тагын бер фулфилмент-үзәк төзелешенә старт бирелгән. Ул Тура индустриаль паркында 2.0 урнашачак. Эшләрне башлау 2026 елның ахырына планлаштырылган, логистик хаб тулы куәтенә 2027 елда эшли башлаячак. Яңа үзәктә 30 млн товар урнаштырыла һәм тәүлегенә 900 мең посылка эшкәртелә алачак.
ЯҮМР матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев