Рөстәм Миңнеханов: «Болгарда – безнең динебезнең башы»
Болгарда Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» узды.
Фото: «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Бу бәйрәм XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумының мәдәни программасы кысаларында оештырыла һәм аны тәмамлый.
Җыенда катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Ул быел да Казанда узган халыкара икътисадый форумның югары дәрәҗәдә үткәнен билгеләп үтте.
«Нәкъ менә монда, Болгарда – динебезнең, милләтебезнең башы һәм безнең бабаларыбызның тарихы ята. Без бу тарихны хөрмәт итәргә һәм искә алырга тиеш. Соңгы көннәрдә Казанда зур чаралар узды, аларның барысы да уңышлы тәмамланды. Без чит илләрдән күп санлы кунаклар кабул иттек. Кунакларның кайберләре бүген дә безнең янда. Һәркайсыгызга зур рәхмәт», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Рәис шулай ук Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә Болгар музей-тыюлыгын торгызудагы хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде һәм аның сәламләү сүзләрен җиткерде.
Чарада Болгарга Татарстан Хөкүмәте вәкилләре, федерациянең башка төбәкләреннән килгән делегатлар, Россия Федерациясенең, якын һәм ерак чит илләр мөселманнары Диния нәзарәтләре вәкилләре, илнең төрле почмакларыннан һәм ислам дөньясыннан мөселман җәмгыятьләре делегатлары, шулай ук XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында катнашучылар җыелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев