Рөстәм Миңнеханов: Богородицкий монастыре Россиянең рухи доминантына әверелә
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Казан Богородицкий монастыре яңадан торгызылып, Россиянең мөһим рухи үзәгенә һәм шәһәр кунаклары белән җирле халыкның тартылу урынына әверелә.
Татарстан Рәисенең Мәскәү һәм Бөтен Русия Патриархы Кирилл белән очрашуы Казан Кремлендә узды. Миңнеханов Патриархка Изге Николай Тульский гыйбадәтханәсен изгеләндерүдә катнашканы өчен рәхмәт белдерде.
Ул бу вакыйганы чиркәү һәм дәүләт хезмәттәшлегенең ачык дәлиле дип атады. Рөстәм Миңнеханов республикада православие һәм мөселман конфессияләренең үзара эшчәнлеген аерып әйтте. Патриарх Кирилл Татарстанны динара хезмәттәшлек үрнәге дип атады.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев