Россиядә берничә яңа закон үз көченә керде
Аларга РФ Президенты Владимир Путин кул куйды.
- Ватанга хыянәт өчен гомерлек төрмә турында — элек бу маддә буенча иң күбе 20 ел иректән мәхрүм итү каралган;
- «армияне дискредитацияләгән өчен» алган гражданлыгыннан мәхрүм итү турында;
- халыкара оешмаларның «законсыз карарларын» үтәүдә ярдәм иткән өчен җинаять җаваплылыгы турында —биш елга кадәр иректән мәхрүм итү;
- Диверсия һәм террорчылык өчен җинаять җаваплылыгын кырысландыру турында:
- Диверсияләр өчен 20 елга кадәр колония (элек 15 булган).
- Халыкара террорчылык өчен-12 елга кадәр колония (10 иде);
- кешеләрнең гомеренә куркыныч тудырган һәм илдәге хәлне тотрыксызландыруга юнәлдерелгән гамәлләр кылган өчен — 20 елга кадәр (15 иде);
- Террорчылык эшчәнлегенә ярдәм иткән өчен җәзаның минималь чиге 5 елдан 7 елга кадәр арттырылды.
- иреклеләрнең мәҗбүри дактилоскопиясе турында Закон;
- Донбасс ополченецларын һәм Украинадагы сугышның барлык катнашучыларын ветераннар дип тану турында;
- «наркомания» диагнозы кую турында (закон «наркомания» төшенчәсенә төгәллек кертә һәм бу диагноз куелган очракта мәҗбүри медицина тикшерүен процедуралар исемлегеннән төшереп калдыра);
- даруларны рецептсыз саткан өчен җаваплылык турында;
- балигъ булмаганнарга вейп сатуны тыю турында;
- 2023 елның 1 июненнән аларны бары тик кибетләрдә һәм павильоннарда гына сатып алырга мөмкин булачак. Ярминкә, күргәзмәләрдә, дистанцион ысул белән яки автоматлардан вейп сату тыела;
- шулай ук яңа Закон ароматлаштырылган сыеклыкларның, шул исәптән никотинсызларның да, әйләнешен чикли, кибетләрдә аларга ташламалар ясауны тыя.
Чыганак: @tatnewstatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев