РКБ табиблары 4 ел дәвамында татарстанлының профнастил белән киселгән кулын саклап калырга тырышты
Республика клиник хастаханәсе (РКБ) табиблары 4 ел дәвамында татарстанлының профнастил белән киселә язган кулын торгызды.
Хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2022 елның җәендә 34 яшьлек Рәүф үз участогындагы йорт түбәсендә эшли. Бервакыт баскычта тотынып кала алмыйча, профнастил битләренә егылып, кулын кисә. Аны РКБга бик авыр хәлдә китерәләр – артерияләр өзелү сәбәпле ул ике литрдан артык кан югалта.
Хирурглар пациентны шундук операциягә ала. Зыян күрүченең кулында бары тик сөяк кенә бөтен килеш калган була. Табиблар ир-атның өзелгән җилкә артериясен тегә һәм үз тукымалары ярдәмендә уртадагы нервны торгыза. Бер үк вакытта пациентка кан салу да бара.
Табиблар пациентның кулын саклап калуга ирешә. Аннары дәвалаучы табиб Руслан Радьков ир-атны Санкт-Петербургтагы Р.Р. Вреден исемендәге НМИЦ травматология һәм ортопедия үзәгенә юллый, анда аңа бицепсны торгызу өчен балтырдан мускул күчереп утырту ясыйлар. Соңрак, яңадан РКБда, аның беләк сөяге һәм кул сөякләрен тоташтыралар, шулай ук бармаклар эшчәнлеген торгызу өчен мускул-сеңер пластикасы үткәрәләр.
Ниһаять, Рәүф кире эшенә әйләнеп кайта алган. Ул РКБ табибларына элеккечә яшәү һәм эшләү мөмкинлеге өчен барысын да эшләгәннәре өчен бик рәхмәтле.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев