Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко НКНХ янгынында зыян күрүчеләр янында булды

РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко «Нижнекамскнефтехим»дагы янгында зыян күрүчеләр янына хастаханәгә килде.

Фото: @tatmedia

«Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Республика клиник хастаханәсенә вертолетлар ярдәмендә авыр хәлдәге ир-ат һәм хатын-кыз эвакуацияләнгән. Аларга тулы күләмдә медицина ярдәме күрсәтелә.

Соңгы мәгълүматлар буенча, 72 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. 21 кеше хастаханәгә салынган, шуларның 8се авыр хәлдә. Түбән Камага РФ МЧС махсус борты белән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Медицина һәлакәте федераль үзәгенең берләштерелгән табиблар бригадасы юнәлтелгән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев