РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Комаров Казанга килде
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров эш сәфәре белән Казанга килде.
Аэропортта аны Татарстан Дәүләт Советы рәисе вазыйфасын башкаручы Марат Әхмәтов каршы алды.
Комаров Изге Николай Чудотворецның Тульский образы хөрмәтенә яңадан торгызылган чиркәүне изгеләндерүдә катнашачак. Ул Казан Богородица ир-ат монастырендә узачак.
Бүген патриарх Кирилл зур изгеләндерү рәсәмен үтәячәк һәм литургияне үзе башлаячак. Чиркәүне реставрацияләүне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплаган.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев