Республикада «Татарстанның чиста урманнары» язгы акциясе башлана
Республикада 2026 елның 20 апреленнән 20 июненә кадәр «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенең язгы этабы узачак.
Бу чара «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.
«Республиканың урман байлыкларын саклау – безнең уртак бурыч. Ел саен үткәрелә торган "Татарстанның чиста урманнары" акциясе урманнарның санитар халәтен яхшырту гына түгел, ә табигатьне саклау эшенә битараф булмаган халык вәкилләрен берләштерү мөмкинлеге дә бирә. Үткән елда 30 мең волонтер катнашында урман фондыннан 800 кубометр чүп-чар җыелып чыгарылды, шулай ук 5,2 мең кубометр коры утын һәм ылыслы агачлар күбәләргә өеп куелды», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.
Акция кысаларында каты коммуналь калдыклардан, коры утыннан һәм ылыслы агачлардан урман фондын чистарту буенча масштаблы эшләр башкарылачак. Моннан тыш, республиканың урман хуҗалыгы белгечләре аншлагларны, мәгълүмат щитларын һәм урманнарга килүче гражданнар өчен ял итү урыннарын ремонтлый һәм яңартачак.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев