Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Республика көнендә нинди һава торышы була?

30 август – Татарстан Республикасы көнен бәйрәм иткәндә һава торышы җиләс, шулай да коры булачак, яңгырлар яумаячак. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр иткәнчә, бу атна азагына кадәр республикада көннәр салкынча торачак.

Иртәгә алмашынучан болытлы һава көтелә. 
Явым-төшемсез булачак. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә, көчәйгәндә 13 метрга кадәр исәчәк. 
Төнлә һаваның минималь температурасы +1..+3º, 
көндез исә максималь һава температурасы +13..+15º булачак.
Шуны искәртик, сентябрь башында һава бераз җылыначак, дип вәгъдә итәләр. “1 сентябрьдән җылыта башларга тиеш, дүшәмбе-сишәмбегә көндез 20 градус җылытачак”, - ди метеорологлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев