Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«ПОЗиС» (POZIS) АҖнең Өлкәннәр көне белән котлавы

Хөрмәтле ветераннар! Кадерле олы буын вәкилләре! Октябрьнең беренче көне искиткеч бәйрәм – Өлкәннәр көне белән билгеләп үтелә.

Бу матур көндә без сезгә чын күңелдән рәхмәтебезне һәм тирән хөрмәтебезне белдерәбез. Нәкъ менә сез күп санлы яхшы традицияләргә нигез салдыгыз һәм бүген рухи мәдәният, әхлаклылык, җаваплылык һәм битараф булмаган мөнәсәбәт үрнәге булып торасыз. Сез – заманнар һәм буыннар арасындагы тере бәйләнеш, ә тупланган белем һәм тәҗрибә, яшьләр инициативасына өлкәннәрнең зирәклегенә таяну бик мөһим булган бүгенге дөньяда, бигрәк тә бәяләп бетергесез.

Зирәклегегез һәм фидакарь хезмәтегез, рухи юмартлыгыгыз һәм теләсә нинди сынаулар алдында ныклыгыгыз өчен рәхмәт.

Сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Сезнең тормыш – батырлык һәм хезмәт сөючәнлек, туган илгә тугрылыкның иң яхшы үрнәге ул.

Без заводта эшләүче барлык буын ветераннарының предприятиенең заманча иминлегенә керткән өлешләрен хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез. Өлкән яшьтәге кешеләр турында кайгырту «ПОЗиС» АҖ социаль сәясәтенең төп юнәлешләреннән берсе булуын билгеләп үтәргә шатмын. Предприятие җитәкчелеге, сезнең һәрберегез лаеклы ярдәмне тоеп яшәсен өчен, үзеннән торганның барысын да эшли.

Предприятиегә җитештерү планын үтәүдә ярдәм итү өчен яраткан заводына кайтканнарга зур рәхмәт.

Почетлы һәм хөрмәтле көнегездә, сезгә, кадерле ветераннарыбыз, шулай ук туганнарыгызга һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, озын гомер, күңел күтәренкелеге, бәхет һәм иминлек телибез. Һәр көнегез сөекле балаларыгыз һәм оныкларыгызның яратуы, игътибары белән җылынсын!

Р.Ш.ХӘСӘНОВ, «ПОЗиС» (POZIS) АҖ генераль директоры,

К. С. АНТИПОВ, «ПОЗиС» АҖ профсоюз оешмасы рәисе

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев