«ПОЗиС» (POZIS) АҖ яшел үзәнлеләрне һәм шәһәребез кунакларын Россия көне белән котлады
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Кадерле дуслар! 12 июньдә без уникаль тарихлы, бай мәдәни һәм рухи мираслы, үткән, бүгенге һәм киләчәк арасында ныклы бәйләнешкә ия булган Ватаныбызны хөрмәтлибез.
Дәүләтнең бөтенлеген һәм бәйсезлеген үстерүгә, саклауга бәяләп бетергесез өлеш керткән истәлекле вакыйгалар, даталар һәм кешеләр турында буыннан-буынга тарихи хәтер тапшырыла.
Бүген җәмгыять алдында кабат катлаулы һәм җаваплы бурычлар тора, аларны хәл итү өчен бердәмлек, дуслык һәм иҗади хезмәт кирәк. Безнең ил махсус хәрби операция барышында үз гражданнарының мәнфәгатьләрен яклап, неонацизм күренешләренә каршы көрәш алып бара. Бу вакыйгалар безнең һәрберебезгә Россия иминлеге өчен шәхси җаваплылык турында искә төшерә.
Машина, корабельләр төзүчеләр, сәнәгатьчеләр шәһәре буларак танылган безнең туган шәһәребез Яшел Үзән республика һәм ил белән бер ритмда яши һәм үсә. Анда яшәүчеләр һәрвакыт кыю, масштаблы проектларны тормышка ашыру, катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә җаваплылык алу осталыгы белән дан тотты.
Моның ачык дәлиле – безнең күп меңлек «ПОЗиС» АҖ коллективы эше. Күп дистә еллар дәвамында предприятие төбәкнең социальикътисади үсешенә һәм туган илебезнең куәтен ныгытуга лаеклы өлеш кертә. Катлаулы халыкара вәзгыятькә һәм санкцион басымга карамастан, без дәүләт бурычларын уңышлы хәл итүне дәвам итәбез. Импортны алыштыру кысаларында масштаблы инвестиция проектларын гамәлгә ашырабыз, фәнни технологияләрне үзләштерәбез, POZIS бренды астында югары технологияле продукциянең уникаль төрләрен чыгарабыз.
Кадерле дуслар! Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән тынычлык, игелек, бәхет, нык сәламәтлек, иминлек, Татарстан һәм Россиянең күпмилләтле халкы файдасына иҗади эшчәнлектә яңа уңышлар телибез! Бәйрәм белән!
РАДИК ХӘСӘНОВ,
«ПОЗиС» (POZIS) АҖ генераль директоры
КОНСТАНТИН АНТИПОВ,
беренчел профсоюз оешмасы рәисе
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев