Полиция хезмәткәрләре катнашында юл һәлакәте
Яшәеш

Полиция хезмәткәрләре катнашында юл һәлакәте

Омск өлкәсендә юл һәлакәтендә өч кеше үлгән.

Алар полиция хезмәткәрләре булуы билгеле. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Авария бүген иртән Чиләбе-Новосибирск юлында була. Lada Vesta машинасы каршы як полосага чыга һәм Mercedes йөк машинасына бәрелә. Коточкыч бәрелешүдән соң өч ир-ат та урында ук үлә. Алар командировкада булган.

Җинаять эше ачылган. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.


Нет комментариев