Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Полиция хезмәткәрләре һәм җәмәгатьчелек “Укырга барырга ярдәм ит!» акциясенә кушылды

Белем көне алдыннан беренче ел гына түгел инде полиция хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча Иҗтимагый советы әгъзалары белән бергә авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә килеп, аларга 1 сентябрьгә балаларны әзерләүдә консультация һәм практик ярдәм күрсәтә.

Чара барышында ата-аналар һәм балалар белән сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм малай-кызларның көнкүрештә, урамда үзеңне имин тоту тәртибе турында профилактик әңгәмәләр үткәрелә.

Яшел Үзән районында яңа уку елында беренче сыйныфка 2 меңнән артык бала барачак. Мәгариф идарәсе белән берлектә «Укырга барырга ярдәм ит» акциясе кысаларында 230 беренче сыйныф укучысына ярдәм күрсәтелде. Бүгенге көндә ПДНда 336 гаилә исәптә тора, шуларның 216сы полиция хезмәткәрләре тарафыннан чара барышында тикшерелгән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев