Питрәчтәге каты көнкүреш калдыклары полигонында чүп әле дә төтенли
Төнлә Питрәч авылы янындагы кулланылмый торган ККК полигонында чүп янган. 250 кв. м мәйдандагы янгын сүндерелгән, зыян күрүчеләр юк.
РФ ГТХМның Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенең «Татар-информ»га хәбәр итүенчә, төтенләү чүп катламы эчендә бара, ләкин янгын таралу куркынычы юк, янгын сүндерү техникасын куллану таләп ителми.
Хәзерге вакытта милекче авыр техника ярдәмендә туфрак өстәү эшләрен оештырган. Бу кислород керүне туктату һәм төтенләүне тулысынча бетерү өчен эшләнә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев