Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Питрәч районында җиңел машина юл читендәге тавыштан саклау экранына бәрелгән – алты кеше зыян күргән

26 июль, якшәмбе көнне, Татарстанның Питрәч районында «Казан – Шәмәрдән» автомобиль юлының 19 нчы километрында, Кошчак авылы янында, юл-транспорт фаҗигасе булган.

«Дэу Нексиа» автомобиле тавыштан саклау экранына бәрелгән һәм юл читенә очып төшкән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, җиңел машинадагы алты кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Барлык зыян күрүчеләр дә хастаханәгә озатылган. Алар арасында 15 һәм 16 яшьлек ике яшүсмер бар – аларның хәле авыр.

Фаҗига урынына Питрәч районы прокуроры Никита Ананьев килгән. Процессуаль тикшерү барышы прокурор тарафыннан контрольгә алынган.

КП Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев