Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Песков: Россия шәһәрләренә һөҗүм турында сүзләр Россия сайлаган юлның дөреслеген күрсәтә

Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Украина Президенты офисы башлыгы киңәшчесе Михаил Подолякның сүзләрен шәрехләде. Подоляк, Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, Екатеринбургка һәм башка зур шәһәрләргә һөҗүм оештыру мөмкин, дип әйткән иде.

Песков фикеренчә, мондый игъланнар Россиянең «сайлаган юлы дөрес булуны» раслый. Бу хакта «Коммерсантъ» сайты яза.

«Без кичә сезнең белән Украина режимының, Киев режимының террорлык актларына, шул исәптән Мәскәү өлкәсендәге Дугина белән булган коточкыч терактны оештыруга катнашы булу фактларын искә төшердек. Билгеле, Киев режимы бернидән дә тайчанмый, бу без сайланган юлның дөреслеген һәм ниятләребезнең дөреслеген – үзебезне мондый куркынычтан саклау ниятләрен раслый», диде Дмитрий Песков.

24 гыйнварда Михаил Подоляк, Россиянең зур шәһәрләренә һөҗүм булырга мөмкин, дип белдерде. «Россиядә сугышның эчке эскалациясе котылгысыз. Төрле максатларда һөҗүм булачак. Шул исәптән, Мәскәү, Петербург, Екатеринбург кебек «ялкау», «иркә» шәһәрләргә һөҗүм булачак», – диде ул Майкл Накига (чит ил агенты дип танылган) биргән интервьюсында.

Михаил Подоляк һөҗүмнәрне «Россия Федерациясенең эчке проблемасы» дип атады һәм бу һөҗүмнәрне кем ясаячагына ачыклык кертмәде.

Узган атнада Телеграм каналларда Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә төрле урыннарда урнаштырылган булырга мөмкин хәрби техника һәм ПВО чараларының фото-видеолары пәйда булды. Кремльдә, бу хәбәрләргә аңлатманы Оборона министрлыгы бирер, диделәр.

Чыганак: Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев