Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Павлова: Хәзерге олимпиадниклар ТРның уникаль кадр резервы була ала

Татарстан вәкилләре Эксперт клубы мәйданчыгында республиканың Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары саны буенча лидер-төбәкләр арасына керүенә комментарий бирде.

«Мәгариф министры Сергей Кравцов нәтиҗәләрне ныгытты. Бу – миңа Татарстаннан депутат буларак, безнең балаларыбыз белән чын күңелдән горурлану өчен сәбәп. Безнең республика илдә дүртенче урынны алып, лидерлар арасында нык урнашты. Бу уку елында 269 җиңүче һәм призер. Бу – лаеклы нәтиҗә!» – дип ассызыклады, аерым алганда, РФ Дәүләт Думасының Гаиләне, әтилек, әнилек һәм балачакны яклау комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова.

Парламентарий сүзләренчә, мондый дәрәҗәгә системалы хезмәт аша ирешелә. Һәр диплом артында баланың колоссаль эше, аның гаиләсе ярдәме һәм, әлбәттә, укытучыларның югары профессионализмы тора, дип өстәде ул.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев