Мәскәү һәм Бөтен Русь патриархы Кирилл Казанның Петр-Павел соборында булды.
Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл озата йөрде.
Рус чиркәве башлыгы республика хакимиятенә Православиегә карата күрсәткән яхшы мөнәсәбәте өчен рәхмәтен белдерде һәм православиелылар белән мөселманнарның үзара хезмәттәшлеге әһәмиятен билгеләп үтте. Соборга бүләк итеп ул Мәскәү Матронасы иконасын тапшырды.
Татар-информ
Нет комментариев