Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Пастереллез куркынычы: Татарстанда терлек кертүгә чикләүләр гамәлдә

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгында хайваннарның куркыныч инфекцияләрен кертү һәм таратуны булдырмау буенча республика штабының чираттан тыш утырышы узды. Киңәшмәне министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Ведомство башлыгы урынбасары билгеләп үткәнчә, чираттан тыш утырыш үткәрүгә илдәге эпизоотик хәлнең начарлануы, ягъни Себердә, шулай ук Татарстан белән чиктәш төбәкләрдә теркәлгән пастереллез чыганаклары сәбәп булды. Шуңа бәйле рәвештә, ул аграрийларны ветеринария-санитария таләпләрен катгый үтәргә чакырды: малларны ябык режимда тотуны тәэмин итү, биологик саклануны көчәйтү, транспортны дезинфекцияләү һәм санитария үткәргечләр эшен оештыру. Шулай ук терлекчелек комплексларына килүче һәркемне контрольдә тотарга кирәк.

Муниципалитетларга мал-туарларны вакытлыча тоту һәм карантин өчен мәйданчыкларны фермалардан биш километрдан артык ераклыкта әзерләргә кушылды.

Татарстан Республикасы Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галеев Россия Федерациясендә терлекләрнең инфекцияләре буенча хәзерге хәл һәм профилактика чаралары турында доклад ясады. Ул мондый авырулар икътисад өчен җитди куркынычлар тудыруын, хуҗалыкларга зур зыян китерергә мөмкинлеген басым ясап әйтте.

Утырыш йомгаклары буенча, республикага трелекне (нәселле терлекләрдән тыш) кертүне вакытлыча чикләү турында карар кабул ителде. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы оешмаларына халыкны эре мөгезле терлек – алты айга кадәрге бозаулар белән тәэмин итү тәкъдим ителде.

Челнинские известия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев