Осиновода 2 яшьлек бала дарулар белән агуланган
Яшәеш

Осиновода 2 яшьлек бала дарулар белән агуланган

12-18 гыйнварда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтенә 988 чакыру килгән.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Шуларның 582се – шәһәрдән, 406сы районнан булган. 432 кешене госпитализацияләгәннәр: 292се – шәһәрдән, 140ы – районнан.

Косякау авылының Үзәк урамында аяк бармакларын өшеткән 50 яшьлек исерек ир янына чакыру алынган.  

Осиновоның Гайсин урамында дару препаратлары эчеп агуланган 2 яшьлек кыз янына чакыру булган. Зыян күрүче травматологиягә китерелгән.

Васильевоның Октябрьская урамында аш серкәсе эчеп агуланган 45 яшьлек ир янына чакыру булган. Бу ир хастаханәгә барудан баш тарткан


Нет комментариев