Осиновада 15 яшьлек каракны тоткарлаганнар
Яшәеш

Осиновада 15 яшьлек каракны тоткарлаганнар

Узган атнада Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегендә 12 җинаять теркәлгән.

Шуларның 6сы – шәһәрдә, шуның кадәресе районда булган. 3 җинаять ачылган. Шуның кадәресе – «кайнар эздән». 9 урлау, 1 мошенниклык булган.

63 яшьлек яшел үзәнле хәбәр итүенчә, аның Северная урамындагы йортыннан билгесез зат 6 мең сумлык мобиль телефонын урлап чыккан. Моның буенча 15 яшьлек яшүсмер шик астына алынган.

Осиновода 20 яшьлек егетнең «ВАЗ 2114» автомобиленнән 17100 сумлык әйберләр урланган.

Осиноводагы кибетнең сәүдә залыннан билгесез зат 6 мең сумлык товар урлап чыккан.

39 яшьлек ирнең банк исәбеннән акчасы урланган. Зыян суммасы – 32 мең сум. 


Нет комментариев