ОСАГОга тарифлар үзгәрә
ОСАГО буенча тариф коридорын 9 декабрьдән мотоцикллар өчен 40%ка һәм калган транспорт өчен 15%ка киңәйтәчәкләр.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Җиңел автомобиль хуҗалары өчен тариф коридоры 1399-8665 сум тәшкил итәчәк. Ягъни түбәнге чик хәзерге 1646 сумнан 1399 сумга кадәр төшәчәк, ә югары чик элеккеге 7535 сумнан 8665 сумга кадәр күтәреләчәк.
Россия Банкы үзгәрешне шәхси автоларга иминиятләштерү рәсмиләштерүче гади машина хуҗалары өчен тариф коридоры 3 елдан артык үзгәрмәве, ә ОСАГО буенча уртача түләү бу вакыт эчендә 1,5 тапкырга артуы белән аңлата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев