Олы Карагуҗа авылында исерек хәлдә мотоцикл белән идарә итүче ир-ат тоткарланган
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, руль артына исерек хәлдә утырмаска өнди!
5 июль көнне Яшел Үзән шәһәре Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан Олы Карагуҗа авылында «ИЖ Юпитер 5» мотоциклы белән идарә итүче исерек хәлдәге 1981 елгы ир-ат тоткарланган. Мотоциклның дәүләт теркәве билгеләре, ир-атның транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмавы ачыкланган.
Машина йөртүче патруль машинасында һәм медицина учреждениесендә исерү халәтенә тикшерү үтүдән баш тарткан. Йөртүчегә карата РФ КоАП 12.26 маддәсенең 2 өлеше буенча беркетмә төзелгән. Аңа 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яки 30000 сум штраф яный. Мотоцикл махсус стоянкага урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев