Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өлкән яшьтәгеләрне бәйгедә катнашырга чакыралар

Пенсионерлар һәм өлкән яшьтәге гражданнар арасында санлы грамоталылыкны алга этәрү максатыннан, Россия Федерациясе Пенсия фонды һәм «Ростелеком» ПАО, пенсионерларның компьютер грамоталылыгын үзләштерү буенча VI Бөтенроссия шәхси казанышлары конкурсын уздыра.

Ул “Интернетка рәхмәт-2020” дип аталып, түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

  • Портал gosuslugi.ru: минем тәҗрибә.
  • Минем интернет-казанышлар.
  • Интернет-эшмәкәр, интернет – эш бирүче.
  •  Минем иҗтимагый интернет-инициатива.


Конкурс эшләре 2020 елның 17 апреленнән 14 октябренә кадәр түбәндәге сайт буенча кабул ителә: https://azbukainterneta.ru/konkurs/zayavka/index.php

Әлеге конкурс компьютер грамоталылыгына өйрәнгән пенсионерлар арасында уздырылып, нәтиҗәләре 2020 елның ноябрендә Мәскәүдә ясалачак. Анда катнашу өчен югарыда күрсәтелгән сайтта конкурс эшен – номинацияләрнең бер темасы буенча язган эссене һәм ике фотоны (портрет һәм компьютер белән) беркетеп, гариза бирелә.
Тагын да җентекле мәгълүматны шул сайттагы “Конкурс” бүлегендә табарга була.

Бу конкурс 2015 елдан бирле уздырыла. Бөтен эшләр azbukainterneta.ru сайтында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев