Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Нижнекамскнефтехимдагы янгында 29-нчы янгын сүндерү часте отряды командиры һәлак булган

«Татар-информ» хәбәр итүенчә, РФ буенча Татарстан Республикасы буенча ГУ МЧС Россия матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Марат Нәҗипов вакыйга урынына дежур каравыл составында килгән, янгынны сүндерү һәм кешеләрне коткару өчен сугышчан җәелдерү эшләрен башкарган.

Шул вакытта кинәт шартлау була, нәтиҗәдә 27 яшьлек Марат Нәҗипов гомер белән ярашмаслык җәрәхәтләр алып, һәлак була.

Моннан тыш, эзләү-коткару эшләре һәм янгынны сүндерү вакытында шул ук частьнең тагын өч янгын сүндерүчесе зыян күрә.


Нижнекамскнефтехимда кичә шартлау булды. Сәбәбе — газ катнашмасының ялкынлануы.

Синтетик каучук җитештерүдә җиһазларның герметиклылыгы бозылу нәтиҗәләрен бетерү вакытында газ катнашмасы ялкынланган, аннары шартлау булган, дип хәбәр итә предприятие матбугат хезмәте.

Янгын таралу куркынычы юк, төп җитештерү төеннәре эшләвен дәвам итә.

Һәлакәттә 72 кеше зыян күргән, 2 кеше һәлак булган, 8 кеше – авыр хәлдә.

Татмедиа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев