Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Нинди очракта Россиядә мобилизациянең икенче дулкыны булачагын аңлатканнар

Хәрби эксперт Юрий Кнутов әйтүенчә, махсус хәрби операциянең алдагы этаплары стратегия сайлап алуны таләп итәчәк.

Ике юлы бар. Беренчесе – армия сафын арттырып, шәһәр-авылларны тизрәк азат итү, икенчесе – дошманны акрынлап тар-мар итеп, ашыкмыйча гына алга бару, дип хәбәр итә “ЧебоксарыLive”.

 

Кнутов фикеренчә, беренче очракта армиядә хәрби хезмәткәрләр санын ярты миллион кешегә кадәр җиткерү таләп ителәчәк, чөнки тылдагы территорияләрне, элемтә узелларын һ.б. саклап калу өчен гаскәрләр тотарга кирәк булачак. Әмма бу юлны сайлап алган очракта, хәрби хезмәткәрләр арасында югалтуларның артуы бар.

Икенче юлы – әкренләп генә алга бару. Моның өчен бүгенге хәрбиләр саны да җитә. Бу очракта техник производствога, тактика һәм технологияләрдән файдалануга өстенлек бирелә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев