МХО катнашучыларын яклауның иң кирәкле чараларының берсе – балага түләү
Яшәеш

МХО катнашучыларын яклауның иң кирәкле чараларының берсе – балага түләү

Балигъ булмаган балага 20 мең сум күләмендә берьюлы түләү каралган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт министрлыгының социаль яклау чаралары методологиясе бүлеге башлыгы Алсу Закирова сөйләде.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

«Хәзер иң кирәкле чара – МХО катнашучысының һәр балигъ булмаган баласына 20 000 сум күләмендә берьюлы түләү. Министрлык аны баланың әтисе махсус хәрби операциядә катнашканын раслаучы документлар нигезендә билгели», – дип аңлатты ул.

Аның сүзләренчә, тагын бер популяр яклау чарасы – яңа туган балалар өчен комплект.

«Башка категорияләрдән аермалы буларак, бу чара аз керемле гаиләләр өчен билгеләнгән, әмма МХО катнашучылары булган гаиләләр өчен керем исәпкә алынмый. Ягъни алар аны бала табу йортыннан чыкканда ук автоматик рәвештә алалар, бу комплектта балага беренче вакыт өчен кирәкле барлык әйберләр бар», – дип билгеләп үтте Алсу Закирова.

Татар-информ


Нет комментариев