Мулла Иле авылы өлкәннәре Изге Касыйм чишмәсенә сәяхәт кылган
Яшәеш

Мулла Иле авылы өлкәннәре Изге Касыйм чишмәсенә сәяхәт кылган

«Сугышлар тиз арада бетсен, илләр-көннәр тыныч, күгебез аяз булса иде!»

Теләкләр кабул булсын


Мулла Иле авылы Үзәк урамының югары башында гомер итүче өлкәннәр дус-тату булып яши. Бу көннәрдә Татар Исламындагы Изге Касыйм чишмәсенә сәяхәт кылганнар.

– Күрше авылга баруыбызның максаты изге – Аллаһ Тәгаләдән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезне ярдәменнән, рәхмәтеннән, бәрәкәтеннән аермасын, сугышлар тиз арада бетсен, илләр-көннәр тыныч, күгебез аяз булса иде, дип теләдек, һәм дә Әрвахларның рухларына багышлап, Коръән аятләре укып, дога кылдык. Сәяхәтебез күңелдә истә калырлык булды. Кабул гына булсын иде, – дип сөйли Мулла Иле активисты һәм Норлатның «Халык фронты» волонтеры Рамил Садыйков.

 

Рамил Садыйков фотолары


Нет комментариев