Зыян салучылар Түбән Кама мэры Радмир Беляевның Telegram мессенджерында ялган каналын булдырган. Бу хакта шәһәр башлыгы үзе хәбәр итте.
Беляев сүзләренчә, мошенниклар аның чын каналын тулысынча диярлек күчереп ясаган: исемен, фотосурәтен һәм язмаларын урнаштырган. Шул ук вакытта алар аның исеменнән дөрес булмаган мәгълүмат тараталар.
«Мошенниклар ялган каналга барысын да вак-төягенә кадәр күчерә, шуңа күрә чын каналдан аеру бик кыен! Әмма ялган аккаунтны каналның кайчан төзелүенә карап танырга мөмкин. Аккаунтның чынлыгына инану өчен, каналдагы алдагы айларда чыккан язмаларга күз салыгыз. Ялган аккаунт берничә көн элек кенә булдырылган», – дип аңлатты Беляев.
Шәһәр башлыгы шулай ук ялган каналдан чыккан хәбәрләргә ышанмаска һәм аларны таратмаска чакырды.
«Ялган каналга тап булсагыз, Telegram аша аның турында шикаять җибәрегез. Зинһар, бу кисәтүне туганнарыгыз һәм танышларыгыз белән дә уртаклашыгыз! Мошенниклар гамәлләреннән беркем дә зыян күрмәсен», – дип мөрәҗәгать итте Радмир Беляев.
Татар-информ
Нет комментариев