2030 елга кадәр Татарстан күчемсез милек объектларының гомуми кадастр бәясен 29 трлн сумга җиткерергә, ә республикада ачыкланган җир кишәрлекләренең мәйданын 20 мең гектарга кадәр арттырырга тиеш. Бу хакта Татарстан буенча Росреестр җитәкчесе урынбасары Лилия Бурганова «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Бүгенге көндә күчемсез милек объектларының гомуми кадастр бәясе 25,8 трлн сум тәшкил итә. Бу инде шактый зур күрсәткеч, әмма үсеш өчен мөмкинлекләр бар», – дип билгеләп үтте ул.
Бурганова аңлатуынча, әлеге бурычларны үтәү максатыннан, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм республика Росреестры тарафыннан 2026 елның маенда «КазанФорум» халыкара икътисади форумы кысаларында юл картасы эшләнгән һәм имзаланган.
Әлеге план нигезендә тулы һәм төгәл реестр булдырырга, икътисади әйләнешкә җәлеп итү өчен яраклы җирләрне ачыкларга, милли киңлек мәгълүматлары системасын куллануны киңәйтергә һәм әлеге система нигезендә дәүләт кадастр бәяләвен үткәрергә кирәк булачак.
Татар-информ
Нет комментариев