Татарстанда газ белән бәйле аварияләр саны кискен арткан, үлем очраклары да күбәйгән. Әгәр 2025 елда мондый хәлләр аркасында дүрт кеше һәлак булган булса, 2026 елның тулы булмаган чорында ук 10 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Рәмис Сәләхов хәбәр итте.
«Газ ваемсызлыкны кичерми. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: күп кенә фаҗигаләр кешеләрнең гади генә куркынычсызлык кагыйдәләрен белмәве аркасында түгел, ә аларны үтәмәүне үзләре өчен мөмкин дип санаулары нәтиҗәсендә килеп чыга», – дип билгеләп үтте ул.
Белгечләр Дәүләт торак инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәрә. Төп игътибар суны агымлы ысул белән җылыта торган газ колонкалары урнаштырылган йортларга юнәлтелгән. Татарстанда андый йортларның саны биш меңнән артып китә.

Тикшерүләр барышында газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүнең сыйфаты, вентиляция һәм төтен юлларының төзеклеге тикшерелә. Мондый рейдлар Казан, Бөгелмә һәм Әлмәт шәһәрләрендә узган, чөнки газ белән бәйле бәхетсезлек очракларының күбесе нәкъ менә шушы шәһәрләргә туры килә.
«Газ җиһазлары төзек булса да, халык арасында үз-үзенә артык ышану һәм ваемсызлык күзәтелә. Кайберәүләр газ җиһазларын гади электр чәйнеге кебек кенә кулланырга мөмкин дип уйлый. Әмма газ колонкасы яки казан системалы якын килүне таләп итә. Берничә шартның берьюлы үтәлүе мөһим: җиһазның төзек булуы, саф һава керүе һәм төтен чыгару системасының дөрес эшләве», – дип ассызыклады Сәләхов.
Бүгенге көндә республика буенча агымлы су җылыткычлар урнаштырылган 1200дән артык фатирда газдан файдалану туктатылган.
Вечерняя Казань
Нет комментариев