Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Мошенниклар Татарстан халкын кайнар суны сүндерү графиклары турында ялган графиклар таратып алдый

Максат – кешеләрне фишинг-сайтка кертү.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы цифрлы үсеш, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев хәбәр итте.

«Мошенникларның сезонлы активлыгы бар. Мәсәлән, язын алар чәчәкләр илтү ысулын куллана: курьер булып шалтыратып, смс-тан кодны әйтергә сорыйлар, ә бу код чынлыкта Дәүләт хезмәтләре порталыннан була. Бүген мошенниклар үзләренең ялган алымнары өчен мәгълүмати очракларны да сайлый. Кызганычка каршы, гражданнарыбыз буталып, сылтамалар буенча күчә. Сезнең идарәче компаниядән кайнар суны сүндерү графигына сылтама белән хәбәр килергә мөмкин. Шундый ук хәбәрләр институтка керү һәм башка сезонлы очраклар буенча да килеп торырга мөмкин. Сак булырга сорыйбыз», – дип сөйләде ул.

Сылтама буенча күчкән кеше мошенникларның фишинг-сайтына эләгә, аның аша кулланучының гаджетына вирус керә ала.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев