Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев Татарстанда беренче «Экологик класс»та булды

Быел ул Васильевоның 2нче мәктәбендә эшли башлады.

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров һәм КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты директоры урынбасары Резеда Кадыйрова белән алар мәгариф программасының киләчәктәге перспективалары турында фикер алышты.

5-9нчы сыйныф укучылары экологияне тирәнтен өйрәнәчәк, лабораторияләр эше белән танышачак, тыюлыкларга һәм предприятиеләргә экскурсияләргә йөриячәк, су, һава анализлары үткәрәчәк һ.б.

Укучылар өчен һава шартлары мониторингын башкару буенча пост урнаштырылачак, шулай ук мәктәпнең үз экосукмагы барлыкка киләчәк.

Тулырак видеороликта.

Республикада беренче экокласс КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты, Росприроднадзорның Идел-Кама идарәсе, Идел буе федераль округы буенча лаборатор анализ һәм техник үлчәүләр үзәге ярдәмендә «Экорес» калдыкларны утильләштерү һәм эшкәртү комплексы директоры Сергей Лобачев инициативасы белән булдырылды.

ЯҮМР матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев