Михаил Афанасьев Яшел Үзәндә юллар төзекләндерү эшләре барышы белән танышты
Кайчак башкарылган эшнең иң зур бәясе - рәсми хисапларда түгел, ә кешеләрнең ихлас рәхмәтендә чагыла.
Бүген Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев шәһәр буйлап чираттагы эшлекле йөреш үткәргәндә, аның янына Яшел Үзән машина төзелеше заводы хезмәткәре Надежда Родина килде. Ул җитәкчегә Машина төзүчеләр урамында яңадан түшәлгән асфальт өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
– Мин көн саен шул юлдан эшкә йөрим. Элек йөрүе бик авыр иде. Ә хәзер исә үкчәле туфлиләр киеп тә рәхәтләнеп атларга була! – диде ул елмаеп.
Гади генә булып күренгән бу сүзләрдә шәһәр халкы өчен башкарылган эшнең чын бәясе ята. Яңа юл – ул уңайлык кына түгел, ә кешеләрнең көндәлек тормышына өстәлгән уңайлылык, иминлек һәм яхшы кәеф тә.
Надежда Родинаның ихлас рәхмәт сүзләрен видеода үзегез дә ишетә һәм күрә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев