«Мирас» балалар сәламәтләндерү лагеренә йөрүчеләрне тыныч сәгатьтән соң күңелле сюрприз көтте: аларга Физкультура көне алдыннан ГТО тестлау үзәгеннән судьялар килгән иде.
Балалар, патриотик җырлар башкарып, нормативларны үтәргә кереште.
- Уңай хис-кичерешләр алып килү һәм балаларның йөрәгендә спортка мәхәббәт тәрбияләү бик күңелле, - ди Яшел Үзән районы буенча ГТО тест үткәрү үзәге җитәкчесе Марат Халитов. - Балаларга да, вожатыйларга да ошагандыр, дип уйлыйм, чөнки безне тагын бер тапкыр 4 сменага килергә чакырдылар, шулай булгач, без килербез!
Барлык спортчыларны якынлашып килүче Физкультурачы көне белән котлыйбыз, ул, билгеле булганча, августның икенче сишәмбесендә бәйрәм ителә. Барыгызга да сәламәтлек телим!
Нет комментариев