Рөстәм Миңнеханов Сабантуй алдыннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сабантуй алдыннан республика халкына мөрәҗәгать итте. Республика башлыгы бу бәйрәмнең хезмәткә хөрмәт, бердәмлек һәм татулык символы икәнен ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов иминлек һәм бәхеткә тырыш хезмәт нәтиҗәсендә ирешеләчәген билгеләп, республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итүче игенчеләргә һәм авыл хуҗалыгының барлык хезмәткәрләренә аерым рәхмәтен белдерде.
Рәис Сабантуйның милли бәйрәм кысаларыннан еракка чыгып, төрле буын, милләт һәм дин вәкилләрен берләштерүче бөтенроссия мәдәни мирасның мөһим өлешенә әйләнгәнен өстәде.
Шулай ук бәйрәмдә кунакчыллык, гореф-гадәтләр байлыгы, туган телнең матурлыгы һәм милли көйләр чагыла. Республика Рәисе Татарстан халыклары бердәмлеге елында бу бәйрәм аерым әһәмияткә ия икәнен, мәдәни үзара баетуның һәм милли үзенчәлекне саклауның мөһимлеген ассызыклады.
Искәртеп узабыз, милли сабантуй бәйрәме – Татарстан Республикасында җәйнең иң якты һәм көтелгән вакыйгаларының берсе. 2026 елда бәйрәмнәр традицион форматта узачак.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев